31 август 2026 материаллары
-
Рәшит Фәтхрахманов
Түнтәрелеш барып чыкмады
АКШтан килгән соңгы яңалык Трамп алып барган икътисад сәясәтенең көймәсе комга терәлүен күрсәтә. Федераль резерв системасы (ФРС) башлыгы Кевин Уорш, әгәр инфляция түбәнәймәсә, процент ставкалары инде сентябрьдә үк яңадан күтәртелергә мөмкин, дип кисәтә.
-
Яңалыклар
Балалы гаиләләргә 18 айга кадәр ипотека каникуллары бирелә башлый
1 сентябрьдән икенче яки аннан соңгы баласы туган яки уллыкка алган гаиләләр 18 айга кадәр ипотека каникуллары рәсмиләштерә ала.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Россиягә яңа мөмкинлек
-
Яңалыклар
Дәүләт автоинспекциясе уку елы алдыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин уку елы алдыннан республика халкына мөрәҗәгать итте. Ул җәйге каникуллар тәмамлануга бәйле рәвештә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртте. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
«Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды
Татарстанның аз керемле һәм күп балалы 70 гаиләсендә тәрбияләнүче 150 укучы Казанда узган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмендә Белем көненә мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар алды. Шуларның 20се – беренче сыйныфка баручылар, ә 130ы – башлангыч һәм өлкән сыйныф укучылары, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Белгеч 3-6 ел эчендә җиңеп булган яман шеш төрләрен санап үтте
Вакцина белән дәвалауның яңа ысуллары пәйда булу сәбәпле тән тиресендә, сидек капчыгы, юан һәм нечкә эчәклектә, сөт бизләрендә яман шештән, шулай ук үпкәдә вак күзәнәкле рактан котылырга мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге тикшеренү институты фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда бер әби «элекке хезмәттәшләренә» 2,8 миллион сумнан артык акча күчергән
Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе дежур частенә 79 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең аферистлар корбанына әйләнүе турында сөйләгән. Бу хакта «KazanFirst» Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
-
Яңалыклар
Тукталышларда һава сыйфатын белеп булачак
Һаваның чисталыгын тукталышта белеп булачак. Аның беренчесе Казанның Павлюхин урамындагы тукталышка куелачак. Бу хакта Казанда узган XXI А. И. Щеповских исемендәге фәнни-тәҗрибә конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин әйтте.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән салым штрафларын ун тапкырга кадәр киметергә рөхсәт итәчәкләр
Җиңеләйтә торган шартлар булганда, салым штрафларын кимендә ике тапкыр (ләкин ун тапкырдан да артык түгел) киметергә мөмкин булачак.
-
Яңалыклар
Сулыкларны «Фламинго» судносы белән «Лачын» катеры тикшерәчәк
Бу хакта Казанда узган XXI А. И. Щеповских исемендәге фәнни-тәҗрибә конференциясендә Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин әйтте.
-
Яңалыклар
Россиядә ел башыннан бирле «МАКС» ярдәме белән 2 миллионнан артык «больничный» ябылган
Россиядә җиде ай эчендә «МАКС» мессенджеры ярдәме белән 2,1 миллионнан артык «больничный» дистанцион рәвештә ябылган. Бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Эшләүче ата-аналарның һәр өченчесе 1 сентябрьдә ял яки отгул алачак
Мәктәп яшендәге балалары булган эшләүче ата-аналарның һәр өченчесе 1 сентябрьдә ял, отгул яки отпуск алырга ниятли.
-
Яңалыклар
1 сентябрьдән пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә
2026 елның 1 сентянбреннән Россиядә автомобиль һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Дмитрий Чернышенко Владимир Путинны Олимпия уеннарына нигез салучы белән чагыштырды
Казанга РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко килде. Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә ул «Урам» экстрим-паркында булды.
-
Яңалыклар
Иҗтимагый палатада Белем көненә укытучыларга федераль түләү кертергә тәкъдим иттеләр
Россия Иҗтимагый палатасы секретаре урынбасары Владислав Гриб ТАСС агентлыгына белдергәнчә, Россиядә укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен 1 сентябрьгә бер тапкыр бирелә торган федераль түләү кертергә кирәк. Бу хакта «Татар-информ» яза.